Кул бармакларына вакыт-вакыт массаж ясап тору киңәш ителә:
*Баш бармак. Баш бармактагы нокталар йөрәк һәм үпкәгә тәэсир итә. Йөрәк тибеше көчле булганда, баш бармакны массажлагыз.
*Имән бармак. Ашкайнату эшчәнлеге (ЖКТ) өчен җавап бирә. Эч авыртса, азык эшкәртү белән бәйле проблемаларыгыз булса, шушы бармакка массаж ясагыз. Файдасы сиздерәчәк.
*️Урта бармак. Кан әйләнеше белән бәйле. Күңел болганса, баш әйләнсә, йоклап китә алмаганда, урта бармакка массаж эшләгез.
*️Атсыз бармак. Кәефкә тәэсир итә. Кәеф төшкәндә, депрессиядән, курку хисе туганда, шушы бармакны уарга кирәк.
*Чәнти бармак. Бөер эшчәнлегенә бәйле. Бөер авырулары вакытында белгечләр чәнти бармакка массаж ясарга киңәш итә. Баш авыртканда да организмга чәнти бармак аша тәэсир итәргә була.