Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
5 апрель , 13:05

“Ой, забыл!” диләр дә, кассир алдына салалар

Сагыз чәйнәү зыянлы икәнен белсәләр дә,  4-5шәр капны эләктереп чыгучылар азаймый никтер.

“Ой, забыл!” диләр дә, кассир алдына салалар
“Ой, забыл!” диләр дә, кассир алдына салалар

Гел искә алам: супермаркетларда күпләр, аеруча яшьрәкләр, аласы товарлары өчен түлиләр дә, “ой, забыл!” дип, кассир алдына җәһәт-җәһәт кенә 3-4 кап сагыз  да салалар.

Ә бит "Роскачество” сагызның сәламәтлеккә йогынтысын тикшергән. Сагызда ясалма шикәр алыштыргычлар, мәсәлән, аспартам, сахарин яки сукралоза бар. Алар матдәләр алмашын боза, ашказаны асты бизенә начар тәэсир итә ала. Белгечләр һәр кешегә шикәр алыштыргычларны чикләргә киңәш итә. Шулай булуга карамастан, сагыз чәйнәүчеләр азаймый.

Ач карынга чәйнәү аеруча зыянлы. Болай иткәндә ул гастрит, ашказаны җәрәхәтенә китерә ала. Сагызны ашаганнан соң 15 минут кына чәйнәргә мөмкин. 6 яше тулмаган балага бөтенләй бирү тыела диләр табиблар.  Өлкәнрәкләр дә аны көненә 10 минуттан артык чәйнәмәскә тиеш.

Фото: triptonkosti.ru

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: