Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
5 апрель , 16:19

Каен бөресен җыяр вакыт җитә

Аның нәрсәдән файдалы икәнен беләсезме?

Каен бөресен җыяр вакыт җитә
Каен бөресен җыяр вакыт җитә

Аның нәрсәдән файдалы икәнен беләсезме?

   Каен бөреләрен бәвел кудыру чарасы буларак рәсми медицина да таный. Аны бүген барлык дәваханәләрдә дә сатып алырга мөмкин. Ләкин үзең әзерләгәне, әлбәттә, яхшырак.

   Каен бөреләрен бәвел кудыру чарасы буларак, шулай ук йөрәк авыруларына бәйле шешенүләр күзәтелгәндә, сары су җыелганда һәм бәвел куыгы ялкынсынганда куллану бик тә файдалы.

   Аны кулланган вакытта бәвелнең организмнан күбрәк бүленүе, шешләрнең кинәт кимүе күзәтелә (хәтта башка бәвел куу чараларының файдасы тимәгәндә дә).

   Дәвалану максатында 300 мл. кайнар суга берәр аш кашыгы каен бөресе, гөлҗимеш, чыпчык аягы үләне (горец птичий) кушыгыз һәм сүрән утта 20 минут кайнатыгыз. Төнәтмә суынгач, яхшылап сөзегез һәм ашар алдыннан 0,5 стакан күләмендә эчегез.

   Дәвалану өчен 2 ай вакыт кирәгәчәк.

Фото: glav-dacha.ru

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: