Бүгенге көндә арка мие ялкынсыну – иң күп таралган авыруларның берсе.
Ул – умыртка авыруларының бер төре. Авыртуларның сәбәбе – арка миеннән умырткалыкка чыгучы җепселләрнең ялкынсынуы. Арка мие ялкынсынуы вакытында бил генә түгел, бөтен арка авыртырга мөмкин.
Сораштырулардан күренүенчә, әлеге авырудан Русия халкының 35 проценты интегә. Ә чынлыкта исә алар саны тагын да күбрәк, чөни кешеләр, ахыр чиккә җитмичә торып, табибларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итми. Алар муендагы, аркадагы, калак сөяге астындагы авыртуларга, сызлауларга түзә, узар әле дип өметләнә..
Әмма... авырту узмый, алай гына да түгел, дәваланмаган умыртка авырулары икенче бер төрле авырулар форматында да күренә башлый. Аннан табиблар да авыру кешегә диагноз куя алмый аптырашка кала.
Умыртка авырулары теләсә кемгә “Һөҗүм итәргә” мөмкин. Бигрәк тә туган-тумачасының берәрсендә әлеге чир булса: чөнки аның белән авыру мөмкинлеге нәселдән күчә. Өшү-туңу, нерв киеренкелеге бу чирне йокыдан уятып җибәрергә сәбәпче була.
Умыртка авырулары күптөрле була: кискен, ток белән бәргәндәй кисеп авырту күзәтелергә, яки авырту эчке әгъзаларда үзен сиздерергә, я булмаса, авырту шулкадәр көчле булып, кеше урыныннан да кузгала алмаслык хәлдә булырга мөмкин.
Эш шунда, арка мие ялкынсынуы вакытында умырткадагы дисклар кысыла, чатный һәм амортизация функциясен үти алмый башлый. Умырткалык читләре җыерыла һәм болар арка мие җепселләрен кыса.
Бил умыртка авыруларыннан (арка мие ялкынсыну) башка, әле тагын муен, күкрәк остеохондрозы да була.
Хәзерге көндә сатуда бик тиз генә савыктыруны вәгъдә итүче чит ил кремнары һәм мазьлары күп. Кагыйдә буларак, алар, беренчедән кыйммәт, ә икенчедән, күп очракта хәтта авыртуны да баса алмыйлар. Ә инде авыруны дәвалый алулары турында сүз дә юк...
Халык медицинасында исә шакты яхшы нәтиҗәләр бирә торган чаралар бар дип әйтергә була. Мәсәлән:
Фото: doctordlin.ru