Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
1 апрель , 19:30

Атлавыңа карап...

Тикшеренүчеләр кешенең озын гомерлелек потенциалын бәяләүче 9 тест әзерләгән.

Атлавыңа карап...
Атлавыңа карап...

Кешенең йөрү тизлегенә карап аның никадәр озын гомерле булуын исәпләргә мөмкин. Бөек Британиянең медицина журналында шуңа ярашлы тикшеренү буенча мәкалә дөнь я күргән. Анда атлап йөрү тизлеге һәм бер аякта басып торганда тигезлекне саклау өлкән яшьтәге кеше сәламәтлегенең төп күрсәткечләре була ала дип раслана.
Тикшеренүчеләр кешенең озын гомерлелек потенциалын бәяләүче 9 тест әзерләгән. Шуларның берсе бер аякта 10 секунд басып торганда тигезлекне саклау сәләтен тикшерү. Әгәр кеше моны үти алмаса, тикшеренүләргә ярашлы, аның вакытыннан алда үлү куркынычы арта.
Шулай ук идәннән кул ярдәменнән башка күтәрелү дә бәяләнә. Чүгәләүләр һәм кулга таянып күтәрелү күнекмәләре өлкән яшьтә дә гәүдәнең яхшы тыңлашуы турында сөйли.
Мускул көче, шулай ук кулның эләктерү көче дә мөһим. Әгәр өлкән яшьтәге кеше сәгатенә 6 километр ара үтә алса, бу аның икенче тип шикәр чире белән авыру куркынычын киметә.
Сәламәтлек өчен көненә кимендә 6 мең адым ясарга киңәш ителә. Физик күнегүләрдән тыш, хәтер торышы да бик мөһим. Күнегүләр аңа да уңай тәэсир ясый.
Сыйфатлы йокы да сәламәтлек һәм озын гомерлелек өчен мөһим билгеләрдән санала.

Фото: 4kfoto.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: