Американың Бейлор университеты медиклары хатын-кыз организмын витаминнар белән генә баетып калмыйча, кайсыбер чирләргә каршы торучанлыкны да арттыручы иң файдалы ризыклар исемлеген төзегән.
Беренче урында – киви. Әлеге җимештә Е витамины һәм лютеин бик күп. Икенче урында – арпа. Ул кандагы “начар” холестерин күләмен 17,4 процентка кадәр киметергә сәләтле. Өченче урында – мүк җиләге. Андагы флавоноидлар организмны инфекцияләрдән, инсульттан һәм яман шештән саклый.
Кефирда кальций һәм файдалы бактерияләр күп. Брокколи кәбестәсе исә яман шеш күзәнәген үтерә.
Фото: gazeta.ru