“Тагын баш авырта... кан басымы уйный... кәеф төшеп тора...хәл бетеп китте...” – таныш сүзләр, шулай бит, дуслар? Ә барысына да магнит давылы гаепле булырга мөмкин. Чөнки бүген, 25 мартта, Кояштагы көчле “вспышка”дан соң Җирдә дә көчле магнит давылы күзәтелә.
Баксаң, планетабызда магнит басуының “ачуы”, белгечләр теле белән әйтсәк, G4 дәрәҗәсенә җиткән. Ә бу – биш күрсәткечтән торган мониторинг шкаласы буенча “бик көчле” дигәнне аңлата. “G1” – җиңелчә, “G5” – экстремаль көчле була икән.
Шулай булгач, дуслар, кемнәрнең организмы һава торышының үзгәрүенә, магнит давылларына сизгер, үз-үзегезгә, тазалыгыгызга бик игътибарлы булыгыз.