Балачагыбызда велосипедта йөреп үстек. Ии, анда җилдерүнең рәхәтлеккәйләре!
Олыгайган саен без, нигәдер, велосипедта йөрүне тик бала-чага шөгыле дип кенә карый башлыйбыз һәм үзебезне организмыбыз өчен бик тә файдалы хис-тойгылардан, шифалы күнегүләрдән мәхрүм итәбез.
Табиблар әйтүенчә, велосипедта йөрүнең файдасы бәяләп бетмәслек: физик күнегүләрнең иң яхшы бер төре икән ул. Чөнки педаль әйләндергәндә аяк мускуллары чыныга, йөрәк, үпкә һәм кан әйләнеше органнары сизелеп ныгый.
Шуны искәртеп үтик: велосипед артык зур булырга тиеш түгел, чөнки аны “иярләве” авыррак булачак.
Фото: ru.dreamstime.com