Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
22 март , 10:56

Дөге белән агуланырга мөмкин

Сак булыгыз!

Дөге белән агуланырга мөмкин
Дөге белән агуланырга мөмкин

Пешкән дөгене бүлмә температурасында озак тотарга ярамый. Бүлмә температурасында берничә сәгать торган әзер дөгене ашаган кеше агуланырга мөмкин. Чөнки анда Bacillus cereus бактерияләре үрчи башлый. Кайнатып һәм җылытып гына бу бактерияләрне юк итеп булмый. Алар кайнарга чыдам. Bacillus cereus бактериясе булган дөге һәм дөге ризыклары ашаганнан соң ризык токсоинфекцияләре, эч китү, көзән җыеру булырга мөмкин. Кешенең температурасы күтәрелә, ул коса.

 «Кыздырылган дөге синдромы» белән агуланган очракта антибиотиклар ярдәм итми, чөнки косу һәм эч китүне бактерия үзе түгел, ә ул ясаган токсиннар китереп чыгара. Бу очракта күп итеп су эчәргә һәм табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Дөгене пешерү белән ашарга, яки суыну белән контейнерга салып, суыткычка куярга кирәк.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: