Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
22 март , 21:07

Бала ялкау түгел, аңа ярдәм кирәк!

   Балаларның кайсыберләренә “ялкау” дигән мөһер тагарга  ашыгабыз.  Ләкин бу дөресме икән?

Бала ялкау түгел, аңа ярдәм кирәк!
Бала ялкау түгел, аңа ярдәм кирәк!

   Балаларның кайсыберләренә “ялкау” дигән мөһер тагарга

 ашыгабыз.  Ләкин бу дөресме икән?

   Алар төрле була. Кемгәдер уку җиңел генә бирелә, кемдер дөрес язу кагыйдәләрен үзләштереп тә, аларны язуда куллана алмый. Укытучылар да, ата-аналар да андый укучыларны бик тиз ялкаулыкта гаепли башлый яки “башы юньләп эшләми” дигән мөһер тага. Тизрәк ярдәм итәсе урынга, алар баланы җәзага тарталар. Болай эшләү – зур мәгънәсезлек, ди белгечләр.

   Баланың укуда авырлык кичерүе еш кына һич тә ялкаулыктан түгел, ә баш миенең шул кагыйдәләрнең үтәлеше өчен җавап бирүче өлешләренең җитәрлек дәрәҗәдә үсеш алмавыннан була икән. Ә бит һәр укытучы моны белергә бурычлы!

   Шулай итеп, кайчак балага “надан” дип мөһер сугып куялар да, баланың үзен дә, эшнең ни-нәрсәдә икәнен аңламаган әти-әнисен дә бик авыр хәлгә калдыралар. Бергәләп тырышканда, балада укуга тартылу уятырга мөмкин,- ди белгечләр. Әгәр бала 12 яшькә җитмәгән булса, бигрәк тә! Бу яшькә кадәр әле кешенең баш мие сыгылмалы була һәм төзәтүләргә җиңел бирелә икән.

Шунысы кызыклы, язган вакытта башның бөтен өлкәсе – маңгай, баш түбәсе, баш чүмече, чигә эшкә җигелә һәм алар чиратлашып шул язуның төрле баскычларына җитәкчелек итә икән. Әгәр боларның берсе генә тиешенчә эшләмәсә дә, баланың язуы “аксый” дигән сүз.

Фото: dyslexia.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: