Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
21 март , 21:55

3 яшьлек кыз ашый алмаган...

Безнең табиблар аңа уникаль операция ясаган.

https://vk.com/dr.arakhmatullin
https://vk.com/dr.arakhmatullin

Республика балалар клиник дәваханәсе табиблары 3 яшьлек кечкенә пациентка федераль дәрәҗәдәге уникаль операция ясаган.

Узган елның җәендә кызга үңәч ахалазиясе дигән диагноз куела. Бу җитди авыру: спазм яки шома мускулларның калынаю сәбәпле, үңәч юлының үткәрүчәнлеге бозыла һәм ул ризыкның ашказанына нормаль үтеп керүенә комачаулый. 

“Стационарга кергәндә кызның авырлыгы нибары 10 кг иде. Ә яшь нормасы буенча 14 кг булырга тиеш. Операция алдыннан табиблар аны югары аксымлы махсус туклану белән тәэмин иттеләр. Катнашмалар пациентка ашказаны зонды аша кертелде. Нәтиҗәдә кыз авырлык җыйды һәм табиблар ике этаплы операция ясый алды”, – дип язды үзенең социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә республиканың сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин.

Уңышлы операциядән соң кыз кабат сыек ризык кабул итә ала башлаган. Хәзерге вакытта ул реабилитация үтә. Һәм һәр яңа көн аңа көч өсти, диләр табиблар.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: