Инфаркт һәм инсультның беренче билгеләре бер-берсеннән шактый аерыла, әмма ике патология дә медицина ярдәме сорап кичекмәстән мөрәҗәгать итүне таләп итә, дип кисәтә кардиолог Татьяна Пелагеина. Бу куркыныч хәлләрнең симптомнары арасындагы аерманы ул «Доктор Питер» басмасы белән сөйләшкәндә атаган. Табиб сүзләренчә, инсультның төп симптомнары – тел көрмәкләнү, координация, хәрәкәт активлыгы бозылу. Инсульт вакытында, кеше көчле баш авырту, хәлсезлек сизә, паралич билгеләре, йөз асимметриясе, күрү сәләте начарлануны тоя һәм ул хәтта аңын югалтырга мөмкин.
Пелагеина инфарктның билгеләре дип күкрәк авыртуын атаган, бу авырту тойгысы сул кулга, муенга, яңакта чагылгандай тоелырга мөмкин. Моннан тыш, инфаркт вакытында пациентларда йөрәк тибеше бозыла, күңел болгану, хәлсезлек, сулыш алу авырлыгы, косу, аңны югалту барлыкка килә. "Бу халәтләрнең кайбер билгеләре охшаш. Инфаркт шулай ук кабырга арасы невралгиясе, үпкә авырулары, остеохондроз авыруларына охшарга мөмкин», — дип нәтиҗә ясады кардиолог.
Чыганак: lenta.ru