Тамак туклыгы өчен түгел, сәламәт булу өчен дөрес тукланабыз.
Кофеин
Каһвәне йоклар алдыннан түгел, ә иртән эчәргә кирәклеген кабатлап торырга түгелдер. Ләкин кара, каты һәм яшел тәмле чәйне дә йокларга ятар алдыннан эчмибез. Бу эчемлекләрдәге кофеин безнең организмны җанландыра. Әйткәндәй, кофеин шоколадта да бар бит әле...
Татлы ризыклар
Тортлар, пирожныйлар, татлы камыр ашлары — болар барысы да төшке ашка кадәр ашалырга тиеш ризыклар, дир белдерә нутрициолог.
Соң ашалган бу ризыклар янбашка артык см булып ятачак. Ул гына да түгел, татлы камыр ризыклары кандагы шикәрне арттыра, йокының сыйфатына зыян китерә.
Чи яшелчәләр
Төнгә каршы ашалган сельдерей, брокколи яки кишер начар йоклауга сәбәп булыр, ди табиб.
— Аларда клетчатка күп, организмга аны эшкәртү авыр.
Әгәр инде дә яшелчә ашыйсы килсә, аның парда пешкәнен сайлагыз.
Диетолог 50 яшьтән өлкән кешеләргә тозлы кәбестәне саграк кулланырга киңәш итә.
Фасоль башка кузаклылылар
Болар газ ясалуга китерә. Йоклап китү кыен булачак.
Кызыл ит
Белгечләр сыер итен төшке ашка ашага куша.Андагы аксым һәм майлар кичке ризык өчен катлаулы
— Кош ите, балык - менә нәрсә кичке ашка яхшы.
Җиләкләр
Кура җиләге, бакча җиләге, һәм башкаларда витаминнар һәм файдалы микроэлементлар күп. Кичкелеккә аларны ашау кирәкми, шулай ук ашказанына авыр булачак..
Алкоголь
Төнгә каршы эчелгән спиртлы эчемлеклләр иртән авырлык китерер.
Фото: