ОРВИ һәм ОРЗ, грипп белән чирләгән вакытта, каты ютәлдән котылуга өмет итеп, безнең халык аркасына, күкрәгенә, табаннарына “горчичник” куярга ярата.
Бу ысулның файдасы тия дип уйлыйсызмы? Белгечләр әйтүенчә, бүгенге көндә “горчичник”ларның түбән структураларны (тын юллары һәм үпкәләр) җылыта алмавы инде дәлилләнгән факт . Ә менә тән тиресен яндырырга яки организмда яман шеш үсешен (ягъни, диагноз куелмаган шешләрне) тизләтергә мөмкин икән.
“Горчичник”ларны мускуллар авыртканда яки остеохондроз вакытында кан әйләнешен яхшырту максатында файдаланырга мөмкин”, - ди белгечләр.
Фото: rskrf.ru/upload