Сәламәтлек
6 март 2024, 07:15

Яман шеш китереп чыгаручы ризыклар турында

Тәмәке дә тартасызмы? Алайса...

Яман шеш китереп чыгаручы ризыклар турындаЯман шеш китереп чыгаручы ризыклар турында
Яман шеш китереп чыгаручы ризыклар турында

Тәмәке дә тартасызмы? Алайса...

 

 

Белгечләр яман шеш китереп чыгаручы ризыктан сак булырга куша.

Белгечләр, ашказаны асты бизен сафтан чыгарып кына калмыйча, онкологиягә дә китерүче ризыкка игътибар иткән.

Алар аңлатуынча, кыздырылган ризык яман шеш китереп чыгарырга сәләтле, шул исәптән ашказаны асты бизендә ул барлыкка килүгә дә сәбәпче булырга мөмкин.

Кыздырылган ризыкны артык күп куллану ашказанында яман шеш авыруын 50 процентка арттырырга мөмкин, —  дип белдерәләр.

Алкоголь, фастфуд,  кызыл ит һәм баллы эчемлекләр кебек ризыклар сәламәтлеккә зыян китерә. Аларны рационга кертү йөрәккә зыянлы һәм диабетка китерергә мөмкин. Шуңа күрә аларны куллануны чикләргә кирәк.

Онкология үсеше куркынычын, үз чиратында, кәбестә, җиләк, имбир, алма, диңгез продуктлары, цитруслы җимешләр һәм башка ризыклар киметә ала.

Тәмәке тартучылар да сак булсын иде. Аның төтене белән организмга канцероген матдәләр керә. Ул онкологиягә илтә. Үпкә рагы белән авыручыларның  90 проценттан артыгы —  тәмәке көйрәтчеләр.

Фото: dycpoisk.ru

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас