Сәламәтлек
5 март 2024, 09:52

Аллергия чорында бу дарулар аптечкада булырга тиеш

Яз җитү белән күпләрнең бу чире көчәя. 

Аллерголог һәм иммунолог Ирина Манина “Россия 1” каналындагы “О самом главном” тапшыруы эфирында русиялеләргә аллергия чорында аптечкада мотлак булырга тиешле даруларны атаган.

Аллергия чорындагы ашыгыч ярдәм препаратлары дип белгеч адреналин белән преднизолонны атый. “Мин бу дарулар барысына да кирәк димим, ләкин әгәр пациент җитди рәвештә аллергиядән җәфаланса, һәм табиб аңа бу препаратларны билгеләгән икән, алар беренче ярдәм аптечкасында булырга тиеш”, – ди Манина.

Аллергия чорында пациентлар өчен аптечкага кирәкле башка дарулар табиб билгеләве буенча индивидуаль рәвештә җыела. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас