Тукымаларны тукландыра торган С витаминына, А, В1, В2, Д, Р витаминнарына бай булган лимон – күп авырулардан дәва. Ул косметологиядә дә даими кулланыла.
*Тамак шешкәндә телемләп киселгән лимонны авызга кабып суырасыз һәм йотасыз, моны сәгать саен кабатларга кирәк. Бигрәк тә лимонның кабыгы файдалы. Аны чәйнәгәннән соң, С витамины тамак төбендәге бактерияләрне үтерсен өчен, башка ризык капмый торасыз.
*Йөткергәндә тигез күләмдә бал, лимон суы, шикәр комы алып кайнатасыз да, өянәк башлангач, 1 аш кашыгы күләмендә кабып куясыз.
*Томау төшкәндә борынга көнгә 5–6 тапкыр берничә тамчы лимон суы тамызасыз.
*Вирусларга каршы чөгендер һәм лимон суы кушылмасы – иң яхшы чара.
*Гипертониядән интегүчеләргә тәүлеккә 3–4 тапкыр кабыгы белән ярты лимон ашау файдалы.
*Баш авыртканда лимон кабыгының ак элпәсен әрчисең һәм юеш ягы белән чигәгә куеп, берникадәр вакыт тотасың. Озакламый лимон кызарып чыгар, ә баш авыртуы бетәр.
*Күңел болганганда лимонның кабыгы белән йомшагы арасындагы ак элпә ярдәмгә килә. Косасы килгәндә, бераз гына баллы лимонлы су эчәсез һәм сохари ашыйсыз.
*Яхшы ишетү өчен дә лимон кулланыла. Моның өчен көнгә 1/4 лимонның кабыгын ашау да җитә.
*Йөрәк-кан тамыры. Лимонда витаминнар белән бергә калий кебек бик кирәкле микроэлемент та бар. Ул җимеш составындагы цитрин һәм аскорбин кислотасы белән кушылып, нечкә кан тамырларының стеналарын ныгыта, аларның сыгылмалылыгын арттыра.
*Көзән җыерганда 10 көн дәвамында иртә-кич аяк табанын лимон суы белән ышкыйсыз. Суы кипкәч, оек киясез.
*Борын канаганда борын тишегенә лимон суы сеңдерелгән мамык тыгасыз. Кан нык ага икән, борын яфракларын бармаклар белән кысып, 3 минут тотасыз. Бу вакытта маңгаегызга юеш салкын сөлге яки боз куясыз.