Сәламәтлек
3 март 2024, 09:19

Тәмле нәрсә эзлисез икән, су эчегез

Җылы су эчү ябыгуга да ярдәм итә. Ә ничек дөрес эчәргә?

Тәмле нәрсә эзлисез икән, су эчегезТәмле нәрсә эзлисез икән, су эчегез
Тәмле нәрсә эзлисез икән, су эчегез

Җылы су эчү ябыгуга да ярдәм итә. Ә ничек дөрес эчәргә?

 

Табиблар аны һәрвакыт җылы килеш кенә эчәргә куша, алай иткәндә ул кан куелыгын киметә.

Җылы су куллану культурасы безгә кытайлардан килгән. Анда урындагы халык балачактан ук суны җылы килеш эчәргә күнегә. Җылы яки кайнар (пешерми торган) суның сәламәтлек өчен файдасы бар.

Аерым алганда, табиблар билгеләп үткәнчә, җылы су эчү ябыгуга да ярдәм итә. Артык гәүдә авырлыгыннан котылу өчен ашар алдыннан ярты сәгать кала бер стакан су эчәргә киңәш итә — мондый гадәт азрак ашарга ярдәм итә.

Җылы су эчүнең башка уңай яклары: кан куермауга ярдәм итә, бу йөрәкнең эш йөкләмәсен киметә һәм эчәклекләр эшчәнлеген яхшырта.

Моннан тыш, үт куыгы эшчәнлеген стимуллаштыра, нәтиҗәдә ашказаны эшкәртү системасы нәтиҗәлерәк эшли, шулай ук организмнан токсиннарны чыгару системасы активлаша.

Белгеч лимон суты кушылган җылы су эчү битнең төсен яхшырта, шешенүне бетерә.

"Моннан тыш, без еш кына ачыгуны сусау белән бутыйбыз, һәм сез күптән түгел генә ашаган булсагыз да, тәмле нәрсә эзлисез икән, җылы су эчәргә тырышыгыз — бу сезнең чыннан да ашарга теләмәвегезне аңларга ярдәм итәчәк”, – дип киңәш бирә табиб.

Фото: m.povar.ru

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас