Сәламәтлек
1 март 2024, 06:02

Сайлап ашыйсызмы, сайланмый гынамы?

Ә сайларга кирәк икән!  

Сайлап ашыйсызмы, сайланмый гынамы?Сайлап ашыйсызмы, сайланмый гынамы?
Сайлап ашыйсызмы, сайланмый гынамы?

Ә сайларга кирәк икән!

 

Салкын чорда организм аерым игътибар сорый.  Бу дөрес уткалануга да кагыла. Табиблар эчәклекнең сәламәт флорасын саклауга һәм организмның вирусларга һәм бактерияләргә каршы саклану механизмнарын активлаштыруга ярдәм итәчәк ризыкларны атаган

Алар киңәш иткәнчә, организм өчен пробиотиклы ризык алу бик мөһим. Бу файдалы матдәләр махсус препаратларда гына түгел, кайбер гадәти ризыкларда да бар.

Мәсәлән, шикәр һәм артык өстәмәләр салынмаган гадәти натураль йогурт файдалы. Ризыкның яңа эшләнгән булуы мөһим, ул чакта эчәклекнең нормаль эшләве өчен кирәкле әчкелтем сөттә бактерияләр күбрәк була. Кефирда да бик күп пробиотиклар булуы билгеле.

Табиблар шулай ук рационга тозлы кәбестә кертергә киңәш итә. Аларда эчәкләр өчен кирәкле клетчатка һәм иммунитет өчен витаминнар күп. Өйдә тозланган кыярда да пробиотиклар җитәрлек икән. Кибеттә сатылган тозлы кыярда исә алар бөтенләй юк, ди.

Сырлар яратасызмы? Сайлый беләсезме? Алар арасында моцарелла, чеддер, гауда һәм пармезан сортлары пробиотикларга бик бай. Дөрес тукланыгыз, сәламәт булыгыз, дуслар.

Фото: vashnarkolog.com

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас