Башкортстанда кискен респиратор вируслы инфекцияләр һәм грипп белән чирләү очраклары арта бара.
Чирләүчеләрнең һәр икенчесе диярлек, атап әйткәндә 46,7 проценты – балалар, дип хәбәр итәләр Роспотребнадзорның республика буенча идәрәсеннән.
Ә дүрт муниципалитетта чир йоктыручылар саны аеруча күп. Авырулар күрсәткече республика буенча уртачадан артып киткән муниципалитетлар исемлегенә Иглин һәм Куергазы районнары, Сибай һәм Күмертау шәһәрләре кергән.
Язга аяк бастык. Гадәттә, кыштан соң организм хәлсезләнә, витаминнар җитмәү күзәтелә. Андый чакта вирус эләктерү дә озак түгел. Өстәвенә, яз-көз айларында еш кына хроник чирләрнең кискенләшүе күзәтелә. Шуңа сәламәтлегебезгә игътибарлы булсак иде.