Әйткәндәй, Азамат Абдрахманов үзе беренче тапкыр донор булган.
- Аппарат хезмәткәрләре намус кушу буенча донор булырга карар кылдылар. Бүгенге көндә безнең медицина учреждениеләрен кирәкле күләмдә донор каны белән тәэмин итү аеруча мөһим, аңа күп пациентлар мохтаҗ. Сәламәтлек торышы һәм яше буенча каршы күрсәтмәләр булмаса, республиканың барлык битараф булмаган кешеләренә безгә кушылырга киңәш итәм, - диде Азамат Фәрит улы кан тапшыру процедурасы алдыннан.
“Үземне яхшы хис итәм", - дип җавап бирә Азамат Абдрахманов журналистларның соравына процедура ахырынарак. Донорлыкның ролен һәм мөһимлеген ул ковид белән авырганда, донор плазмасын алганнан соң, төзәлгәч сизгән.
- Көненә 120 кешене кабул итәбез. Шул ук санда донорларны республиканың Нефтекама, Белорет, Стәрлетамак, Күмертау, Октябрьский, Бөре шәһәре филиаллары да кабул итә. Шул ук вакытта без төрле факторларга бәйле булган хастаханәләрнең ихтыяҗын күздә тотабыз: операцияләр саны булсынмы, эпидемиологик хәлме. Республиканың бөтен ихтыяҗы канәгатьләндерелә. Кайвакыт без хәтта күрше төбәкләргә булышабыз. Мәсәлән, ковид пандемиясе вакытында безгә күрше өлкәләрдән антиковид плазма алырга килделәр, анда әзерләнмәгән булган, - ди Республика кан салу станциясе баш табибы Рамил Хәмитов.
Аппарат хезмәткәрләренең күбесе беренче тапкыр гына кан бирмәгән. Мобилизация әзерлеге бүлеге мөдире Азамат Хызыров ун тапкыр донор булган. Процедурага ул ныклы җаваплылык белән әзерләнгән.
- Мин икенче тапкыр кан бирдем, - ди БР Хөкүмәте Аппаратының мәдәният бүлеге җитәкчесе Динә Рәис кызы Мөхтәсимова. - Иң мөһиме, мин кешеләрнең тормышын саклап калу өчен зур уртак эшкә үз өлешемне керткәнемә шатланам.