Сәламәтлек
19 февраль 2024, 14:19

Яралгы кайда үсеш ала?

   “Аналыкта гына” дип җавап бирсәгез, ялгышырсыз...

Яралгы кайда үсеш ала?Яралгы кайда үсеш ала?
Яралгы кайда үсеш ала?

“Аналыкта гына” дип җавап бирсәгез, ялгышырсыз...

   Йөклелекнең корсак куышлыгындагы нинди генә төрләре очрамый икән ул, дуслар. Мәсәлән, Кытай табиблары бик тә сирәк очрый торган, әмма шулай да кабатланып торан йөклелекләр турында бәян иткәннәр.

   Мондый хәлләр аталандырылган күкәй күзәнәкнең аналыкка барып җитә алмыйча, корсак куышлыгына эләгүе нәтиҗәсендә, “дөрес булмаган” шартларда үсә башлавыннан барлыкка килә икән. Әлбәттә, мондый чакта табиблар, хатын-кызның гомерен саклап калу өчен, йөклелекне өзәргә мәҗбүр булалар.

   Менә бервакыт Кытайның Шанхай Үзәк бәби тудыру йортында, аналыктан баланы таба алмагач, табиблар операция ясап карарга уйлыйлар. Нәтиҗәдә, 10-12 атналык яралгыны әнисенең... бавырыннан табып алалар.

   Бавырдагы йөклелек – сирәк очрый торган хәл: күкәй күзәнәкләр корсак куышлыгы буйлап күтәрелү очрагы бик сирәк күренеш. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы биргән мәгълүматларга караганда, дөньяда нибары дистәдән артык кына шундый очрак теркәлгән.

Фото: ustlabcrb.ru

  

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас