Сәламәтлек
19 февраль 2024, 07:37

Кәефне ничек күтәреп була? Беләсезме?

Немец галимнәре фикеренчә, кәефебезнең күтәренке булуы да, төшенке булуы да тик үзебездән генә тора.

Кәефне ничек күтәреп була? Беләсезме?Кәефне ничек күтәреп була? Беләсезме?
Кәефне ничек күтәреп була? Беләсезме?

Немец галимнәре фикеренчә, кәефебезнең күтәренке булуы да, төшенке булуы да тик үзебездән генә тора.

   “Эш көннәрендә генә түгел, ялларда да вакытны дөрес үткәрергә тырышыгыз. Гадәтләрегезне үзгәртеп, паркка, урманга барыгыз,- ди алар. - Әгәр эшегездә күмәк экскурсияләр оештырыла икән, коллективтан аерылмагыз. Шулай ук гаиләгез белән төрле күргәзмәләргә, театр һәм киноларга, музейга барыгыз. Һич тә булмаса, шәһәрнең истәлекле урыннарында булыгыз, бу урыннар хакында мәгълүматлар табып укыгыз-танышыгыз”.

   Әлбәттә, боларны эшләсәк, кәефләр һәрчак күтәренке булыр, дуслар! Шулай ук ял көннәрендә иртә таңнан эшкә керешергә киңәш итми белгечләр. “Башта тынычлап йоклап, ял итегез. Аннары соң инде эшләрегезне тизрәк һәм азрак көч сарыф итеп (!) эшләргә өлгерерсез, кәефегез дә күтәренке булыр”,- ди алар.

Фото: tea.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас