Табиб Әмир Хан бәвел куыгы яман шешенең билгеләрен атады.
Белгеч сүзләренчә, бәвел куыгы яман шешенең билгеләрен бәвел юллары инфекциясе яисә бәвел юлларындагы ташлар симптомнары белән бутарга мөмкин. Чыннан да бу авыруларның билгеләре охшаш, шулай да бу халәтләрне аерып була.
UfacityNews.ru басмасы, белгечкә сылтанып, бәвел куыгы яман шешенең төп билгесе сидектә кан булу, ди. Сидек кызыл, алсу, әфлисунга охшаш яисә көрән төстә булырга мөмкин.
Вак йомышны йомышлагандагы авырту тойгысы, вак йомышны еш йомышлау, аның (вак йомышны йомышлау теләге) кинәт барлыкка килүе һәм контрольдә тотып булмау да онкология билгеләренә ишарәләргә мөмкин. Ул гына түгел, авыру көчәйгән вакытта башка симптомнар да барлыкка килергә мөмкин: мәсәлән, аяклар шешенү, эч һәм бил авырту. Мәерле яман шеш гәүдәнең ташка өлешләренә дә таралу очраклары бар. Бу очракта ул сөякләрдәге авыртулар, аппетит югалу һәм гәүдә авырлыгы кимү буларак чагылырга мөмкин.