Кайсы кеше, бераз гына борчылу кичерсә дә, тизрәк авызына дару төймәсе кабарга ашыга. Ләкин, даруның бер яктан файдасы булса, икенче яктан аның организмга зыяны да юк түгел....
Борчылу приступын булдырмау өчен берничә гади күнегү
Эшләү дә зур ярдәм итә:
*Бер кулыгызны корсакка, ә икенчесен күкрәккә куеп, тирән
сулыш алыгыз һәм аны әкрен генә, унга кадәр санап, чыгарыгыз;
*тирән сулыш алыгыз, аннан шуны тыныч кына чыгарыгыз.
Сулыш чыгару 1,5-2 тапкырга озынрак булырга тиеш;
*берничә тапкыр рәттән борын аша кыска һәм кискен сулыш
алыгыз, аннан әкрен һәм тыныч кына авыз аша чыгарыгыз.
Игътибар!
Сулыш алу күнекмәләрен башкарган вакытта тулысынча техникага игътибарлы булыгыз. Бу сезне үзегезгә тынгы бирмәгән борчулы уйлардан, хий-тойгылардан арындырыр.
Фото: zdravcity.ru