Кемнәрнеңдер кан басымы күтәрелеп җәфалаучан, кемдер аның түбән булуына зарлана. Гипотониклар йокларга ярата, аларга кимендә 8 сәгать йокы таләп ителә. Уянгач та шундук торырга ашыкмагыз, берникадәр киерелеп-сузылып ятарга, тәнне уятырга кирәк.
Кан басымы түбән булганда кинәт тору баш әйләнү, аңны югалту куркынычын арттыра. Көнгә 4-5 тапкыр аз-азлап ашагыз. Организмга В, С, Е витаминнары җитәрлек керергә тиеш. Ысланган, майлы ризыкларны мөмкин кадәр чикләргә кирәк.
Кан басымы түбән булганда йөзү, теннис, волейбол, бадминтон кебек спорт төрләре файдалы. Контраст душның файдасы тия. Гипотониядән элеутерококк, женьшень, кытай лимоннигы экстрактлары ярдәм итә.
Фото: vdecret.com