Йокыга без гомеребезнең өчтән бер өлешен дип әйтерлек “бүләк итәбез”.
Йоклаган вакытта кешенең организмы яңара-көч җыя, ә аның баш мие көн буена алынган мәгълүматны җентекләп тикшерә һәм “кирәкле урынга” урнаштыра. Әгәр кеше аз йоклый икән, ул чирләргә, хәтта тиз һәм каты итеп чирләргә дә мөмкин...
Галимнәр шундый нәтиҗәгә килгән: артыгын да (8 сәгатьтән артык), кимен дә (6 сәгатьтән кимрәк) йокламаган кешеләрнең йөрәкләре һәм кан тамырлары сәламәт була. Шулай ук тиешле күләмдә йоклаган кешеләрнең сәламәтлекләренең ныклы, кәефләренең һәрчак күтәренке булуы да расланган факт.
Бу тикшеренүләрне үткәрер өчен галимнәр Бөек Британиянең Биобанкы мәгълүматларыннан файдаланганнар. Алар 400 мең (!) кешенең йокысы характеры һәм сәламәтлеге турындагы мәгълүматларны анализлаганнан соң соң гына нәтиҗәләрне киң җәмәгатьчелеккә белдергәннәр.
Фото: bashinform.ru