Сәламәтлек
11 февраль 2024, 09:45

Һәр хатынның, начар диагнозы булса да, сәламәт бала табасы килә

ВИЧ-инфекцияле  ханымнар әни булу бәхетенә ирешкәннәр.

Һәр хатынның, начар диагнозы булса да, сәламәт бала табасы киләҺәр хатынның, начар диагнозы булса да, сәламәт бала табасы килә
Һәр хатынның, начар диагнозы булса да, сәламәт бала табасы килә

Республика СПИД үзәгенең баш табибы Рафаэль Яппаров «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә туганда ук ВИЧ диагнозы куелган өч хатын-кызның сәламәт балалар тудыруы турында хәбәр иткән. Сабыйлар быел туган.

"Бу медицина өчен бик әһәмиятле казаныш. ВИЧ-инфекцияле хатын-кызларга сәламәт бала табарга мөмкинлек бирүче заманча дәвалау ысулларының дәлиле, - ди Рафаэль Яппаров. — Бу – ВИЧлы ханымнар өчен шатлыклы яңалык, алар баланы саклауның нәтиҗәле ысуллары барлыгын белеп,  зур ышаныч белән әни булырга карар итә алалар...”

Чыганак: Башинформ

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас