Менә бу хакта бәхәсләр күптән бара инде...
Смартфон балаларның һәм үсмерләрнең психикасына һәм сәламәтлегенә ничек тәэсир итә? Барлык алга киткән илләрдә дә дә бу уңайдан бәхәсләрнең тынганы юк. Төрле фикерләр бар, шулай да күпчелек галимнәр моңа карата тискәре фикердә тора. Соңгы тикшерүләрнең берсе хәтта смартфонны озак вакыт буена куллануның бала гомеренә куркыныч белән янавын дәлилләгән.
“Көненә 4 сәгатьтән артык смартфон кулланган үсмерләрнең психик саулыгына сизелерлек зыян килә һәм алар психиактив матдәләрне ешрак куллана башлый”,- дигән нәтиҗәгә килгән Ханьян университетының Медицина үзәге галимнәре. Бу шулай ук үсмердә йокы белән дә бәйле проблемалар тудыра, күз күрүен начарайта, аяк-кул хәрәкәтләре бозылуга китерә.
“Ә менә көненә 1-2 сәгать дәвамында гаджетта утыру алар өчен, киресенчә, файдага гына”,- дип белдерә алар, 50000 үсмернең гаджетларны ничек файдалануын тирәнтен өйрәнгәннән соң.
Фото: rg.ru