Ире яки хатыны баш сөяге-мие травмасы алган гаиләләрнең өчтән бере таркала, дигән мәгълүмат бирә статистика.
Галимнәр бу уңайдан күп тикшеренүләр үткәргән. Анда 1,4 мең кеше катнашкан, баш сөяге-мие травмасы үткәргән вакытта гаиләле булган кешеләрнең уртача яше 44 булган. Авыручыларның дүрттән өч өлешен ирләр тәшкил иткән.
Күзәтүләр шуны күрсәткән: ун ел дәвамында 100 процент гаиләләрнең 66 проценты гына сакланып калган. Аерылышучыларның 68 проценты ир яки хатын баш сөяге-мие травмасы алганнан соң биш ел эчендә аерылышкан. Тагын да 39 проценты – чирләүнең беренче елында ук.
Америка галимнәре үткәргән тикшерүләр күпчелек пациентларның (90 процент) баш сөяге-мие травмасы алганнан соң 3 ай эчендә уңышлы дәвалануын ачыклаган иде. Ләкин шунысы борчуга сала: хатын-кызларда бу чир, ирләргә караганда, озаккарак сузыла икән. Кайсыбер гүзәл затлар чирләп бер ел вакыт үткәч тә хәтерләре яхшырмауга, игътибарларын туплый алмый интегүләренә зарланган.
Фото: openneuro.ru