Сәламәтлек
8 февраль 2024, 13:37

Грипп эләктерә күрмә!

Бүген бик күпләр грипп белән авырып ята... 

Грипп эләктерә күрмә!Грипп эләктерә күрмә!
Грипп эләктерә күрмә!

Бүген бик күпләр грипп белән авырый. Эшкә йөри алмый "больничный"да ятучылар да бихисап. Барыбыз да “салкын тию” дип атаган авыруны 100дән артык төр вирус, гриппны исә А, В, С дип аталган вируслар китереп чыгара.

   Әлеге вируслар 1933, 1940, 1947нче елларда ачыкланган. Грипп эпидемиясе ел саен, гадәттә, салкын чорда башлана һәм Җир шарындагы халыкларның 15 процентында күзәтелә.

   А гриппы эпидемиясе эпидемиясе 2-3 елга бер, В гриппыныкы 4-6 елга бер тапкыр кабатланып тора. С гриппы эпидемия тудырмый, аның белән кеше гомерендә бер тапкыр гына авырырга мөмкин: ул башкача йокмый. Шунлыктан, гадәттә, С гриппы белән балалар авырый.

   Шунысы бәхәссез: грипп авыруы бик тиз таралучан. Инфекция белән башка кеше ютәлләгәндә, яисә төчкергәндә зарарланырга мөмкин. Чөнки бу вакытта авыру кешедән яисә вирус йөртүчедән чир тудыручы, шул исәптән грипп вируслы бактерияләр тарала һәм авыру тирәсендә зарарлы зона барлыкка килә.

Фото: msch1.perm.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас