Сәламәтлек
6 февраль 2024, 10:11

Балаларда шикәр авыруы

Шулай да була!

Балаларда шикәр авыруыБалаларда шикәр авыруы
Балаларда шикәр авыруы

Шулай да була!

 

Ни кызганыч, барлык чирләр дә “яшәрә”. Менә I типтагы диабетның уртача яше дә 20 яшь тирәсе, әмма авыру бик кечкенә чакта – 1 яшькә кадәр дә булырга мөмкин. Мәсәлән, 6 айда. Әлегә зарлана алмаган 6 айлык сабыйда диабетны ничек ачыкларга мөмкин?

Моның өчен әни кешегә игътибарлырак булырга һәм авыруның симптомнарын белергә кирәк.

 Мәсәлән, памперста һәм эчке киемдә крахмал кебек таплар барлыкка килү беренче симптомнар булырга мөмкин. Тагын билгеләр: бала ашарга ешрак сорый, күп имә, памперсларын ешрак алыштырырга туры килә. Бераз олырак балалар кече йомыш белән еш туалетка йөрү, унитазда ябыша торган таплар калуы, шулай ук сүлпәнлек, еш сусау һәм, аппетит яхшы булуга карамастан, кискен ябыгу – әлеге авыру билгеләре.

 Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 1 яшькә кадәрге балалар бик сирәк ябыгалар – алар бик интенсив үсә, шуның хисабына авырлык та арта.

Фото: диабет-сахарный.рф

 

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас