Биткә гади маска ясау да файдалы. Ләкин парлы ванналарның шифасы бик күпкә көчлерәк.
Биткә парлы ваннаны тән тиресе коры булганда елына 2 тапкыр, ә майлы булса, ай саен эшләргә киңәш ителә. Мондый ванна тире ныклап чистарсын өчен кирәк.
Башны йомшак сөлге белән каплап, битегезне кайнар су салынган савытка 10-15 аралыкта тотыгыз. Аннан да якын кирәкми, чөнки кайнар пар битегезне пешерергә мөмкин. Шулай 10-15 минут торыгыз.
Әгәр дә бит тирегез коры икән, ваннадан соң тиз үк майлы крем сөртегез. Ә сизгер тирегә ия булучылар парлы ванна әзерләгәндә суга ромашка яки юкә чәчәген салсыннар.
Парлы ваннадан соң битне башта җылы, аннан салкынча су белән юалар.
Фото: stroy-banya.com