Бүген күп кенә кешеләр үзләренең бу чир белән интегүе хакында белдерә. Бу чирнең билгеләре нинди һәм аны ничек дәвалыйлар?
Белгечләр мондый бүсернең беренче билгеләрен болай дип билгели: авырту, хәлсезлек, аяк-кулларда “кырмыскалар чабышу”.
УУйлап караганда, умыртка сөяге дисклары арасында бүсер чыгу – картлык билгесе булырга тиеш. Ләкин соңгы елларда яшьләр арасында да бу чирдән иза чигүчеләр бихисап. “Бил яки муен тирәсендә көчле авырту, авырлык, уңайсызлык кебек билгеләр тик торган вакытта да, эшләгәндә яки организм өшегәннән соң, спорт белән шөгыльләнгәндә дә күзәтелергә мөмкин”,- ди табиблар.
Табиблар әйтүенчә, мондый бүсерне үзаллы дәвалау мөмкин түгел, шуңа да үзвакытында, чир көчәя төшкәнче, табибка күренергә кирәк.
Фото: msk.ramsaydiagnostics.ru