Сәламәтлек
28 гыйнвар 2024, 11:41

Буыннар интектерәме?

Алма серкәсе - дәвалау чарасы.

Буыннар интектерәме?Буыннар интектерәме?
Буыннар интектерәме?

Алма серкәсе - дәвалау чарасы.

Ул, көчле антиоксидант буларак, организмны токсиннардан чистартырга ярдәм итә.

Βaнна өчен. 1 стакан алма серкәсен 6 стакан суга салып, кулларны һәм аякларны шунда чылатып алырга. Әгәр сезне муен, җилкә тирәсендә авыртынулар борчый икән, ул вакытта авырткан урынга компресс куегыз.

Уыну өчен.

2 стакан алма серкәсенә 1 аш кашыгы зәйтүн мае салып, яхшы итеп болгатырга кирәк. Шуның белән авырткан урыннарны уыгыз. Даими куллансагыз, рәхәт җиңеллек тоярсыз.

Шифалы эчемлек

3 аш кашыгы алма серкәсен 300 грамм суда яисә теләсә нинди җимеш сутына кушып болгатырга кирәк. Шуны көненә 3 тапкыр ашар алдыннан эчеп куегыз. Тискәре йогынтысы булырга мөмкин. Кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшегез.

Фото: skidki-segodnya.ru

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас