Уфаның вузара студентлар кампусында яман шеш авыруларын дәвалау өчен конъюгатлар һәм молкуляр гибридлар лабораториясе ачыла.
Анда медицина, химия, биология һәм биотехнология өчен мөһим гыйльми әһәмияткә ия булган биоконъюгатлар эшләүне максат итеп куялар. Тәү чиратта ямаш шеш авыруларын дәвалау өчен яки органнарга һәм тукымаларга дару препаратларын адреслы илтү өчен конъюгатлар һәм пептидлар эзләнәчәк.
– Яңа дарулар булдыру – бик катлаулы һәм күп стадияләрдән торган процесс. Ул матди чыгымнар һәм вакыт таләп итә. Бер препаратны әзерләү циклы – 5 елдан 10 елга кадәр, – ди лаборатория мөдире, химия фәннәре кандидаты Эмиль Ямансаров.
Бу хакта тулырак сылтама аша укый аласыз: https://pravitelstvorb.ru/news/22850/.