Американың Мичиган университеты галимнәре бик тә кызыклы ачыш ясаган. Ул да булса, көненә 20 данә чия (гап-гади, безнең бакчаларда үсә торганы) ашау буыннар сызлавын бетерә, дигән фикердә тора алар.
Әче чиягә (безнең чияләр шулай дип атала, ә төче чия – черешня) кызыл төс бирүче матдәләр ялкынсыну процессларын дәвалауда аспиринга караганда да нәтиҗәлерәк икән. Ист-Лансинг тикшерүчеләре ел дәвамында әче чиягә хас дәвалау үзенчәлекләре булган тәмле дару төймәләре дә ясарга исәп тоталар. Туңдыргычта сакланган чияләр дә дәвалау үзенчәлеген югалтмыйлар. Җәен агачтан өзеп, ә кышын көн саен туңдыргычтан бер уч алып, эретеп ашасагыз, файдасын күрми калмассыз, дуслар.
Фото: edaplus.info