Сәламәтлек
19 гыйнвар 2024, 13:58

Йокы ни өчен кирәк?

Адәм баласы бер генә төн йокламаса да, аның баш мие тотрыксыз эшли башлый, ди галимнәр. Ул йокымсыраудан уяу хәлгә күчә икән.

Йокы ни өчен кирәк?Йокы ни өчен кирәк?
Йокы ни өчен кирәк?

   Адәм баласы бер генә төн йокламаса да, аның баш мие тотрыксыз эшли башлый, ди галимнәр. Ул йокымсыраудан уяу хәлгә күчә икән.

   “Ул чакта кеше йокымсыраган да, уяу да була, бу бер халәттән икенчесенә күчеш бик тиз бара”,- Пенсильваниянең медицина факультеты хезмәткәре Дэвид Динджес.

   Тикшеренүләр күрсәткәнчә, йокламаган кешедә баш миенең нормаль эшчәнлеге бушлык процессы белән чиратлаша, аның игътибар һәм визуаль кабул итү сәләте юкка чыга.

   Йокысы туймаган кешенең руль артына утыруы аеруча куркыныч тудыра. Чөнки хәтта 4 секундка гына игътибар таралуы да зур һәлакәткә китерергә мөмкин.

Фото: tvorcheskie-proekty.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас