Сәламәтлек
18 гыйнвар 2024, 16:28

Канлы күз яшьләре белән елаган

Бу хәл Мәскәүдә булган. 

Мәскәүдә табиблар канлы күз яшьләре белән елаган баланы коткарган. Ярты ел чамасы дәвамында баланың бу чире конъюнктивитка охшаган булган. Билгеләнгән дәвалау чаралары  аңа булышкан, әмма соңыннан пациентның хәле начарайган, мәктәптә чакта бала канлы күз яшьләре белән елап җибәргән.

 Бу хәлдән соң табиблар баланың күзендә барлыкка килгән шешне ачыклап, аны алып ташлаган.

Баланың уң күзеннән кан  килүгә зарланган ата-ана беренче тапкыр табибка   2023 елның май аенда  мөрәҗәгать итә. Табиб конъюнктивит диагнозы куя,  авыруга күз тамчылары (антибиотик) һәм  капиллярлар, кан тамырларын ныгыту өчен препарат билгели. Дәвалау  препаратлары берничә ай дәвамында ярдәм итә, бала “канлы күз яшьләре”ннән котыла.

Күпмедер вакыттан соң мәктәптә баланың күзеннән янә кан килә  башлый. Дәваханәдә табиб баланың күзендә шеш (капиллярная гемангиома)  ачыклый. Офтальмология бүлеге белгечләре операция ярдәмендә шешне алып ташлый. Сәламәтлек департаментында пациентның хәле канәгатьләндерерлек, дип хәбәр итәләр. 

Чыганак: lenta.ru 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас