Бу хакта белү кирәк!
Адәм баласында грипп турыручы – РНК-лы Mixovirus influenza вирусы түбән температурага бирешми, ә менә ультрафиолет нурлары, антисептик чаралар белән тәэсир иткәндә үлә.
Вирус күчкәннән соң, кеше организмында инкубацион чор дип аталган һәм 12-48 сәгатькә сузылган вакыт үтә. Аннан соң температура 38-40 градуска кадәр күтәрелә. Кеше туңа башлый, аның башы, күз алмалары, мускуллары, буыннары авырта, күңеле болгана. Чирнең 2-3нче тәүлегендә генә авыруда коры ютәл, томау башлана. Авырган чагында адәм баласы ярдәмгә мохтаҗлык кичерә: гомум хәлсезлектән, баш авыртудан, калтыранудан җәфа чигә.
Авыруның кискен чоры 3-7 көн дәвам итә. Аннан соң инде сәламәтләнү чоры башлана. Тизрәк хәл җыю өчен табиблар безгә витаминнар (бигрәк тә С витамины), үлән чәйләре, җиләк-җимеш һәм яшелчәләр ашарга киңәш итә.
Фото: docmed.ru