Сәламәтлек
14 гыйнвар 2024, 12:37

Безгә язалар...

   “Өмет” гәзите һәрчак укучыларыбыз җибәргән сорауларга җавап биреп барырга тырыша. Безгә язылыгыз, үзегезне кызыксындырган сорауларыгызны җибәрегез, дуслар!

Безгә язалар...Безгә язалар...
Безгә язалар...

“Өмет” гәзите һәрчак укучыларыбыз җибәргән сорауларга җавап биреп барырга тырыша. Безгә язылыгыз, үзегезне кызыксындырган сорауларыгызны җибәрегез, дуслар!

 Сорау:

      Күп еллар инде ирем өянәкле бума авыруы белән интегә. Көннәр суытуга аның сулыш юллары авырулары башлана.

   Үзем дә еш кына бума ютәл белән интегәм. Моңа каршы ничек көрәшергә?

   Җавап:

   Урамдагы салкын һава сулыш юллары ялкынсынуга сәбәпче була. Моны булдырмый калу өчен аларны һава торышы үзгәрүгә ияләндерергә кирәк. Урамга чыгар алдыннан форточканы ачып, аннан кергән салкынча һаваны суларга онытмагыз. Һава сулыш юлларына кереп җиткәнче җылынып өлгерсен өчен, урамда тик борын аша гына суларга кирәк. Авыз һәм борынны капларга да була. Иң мөһиме – махсус сиптергеч-препаратны, кирәкле даруларны үзегез белән йөртегез.

   Халык медицинасында сулыш юллары ялкынсыну һәм бума ютәл вакытында түбәндәгечә әзерләнгән дару кулланыла: 500 грамм әрчелгән һәм туралган суган, 50 г. бал, 40 г. шикәр комын 1 литр суга салып болгатып, сүрән утта 3 сәгать төнәтергә кирәк. Шул даруны көненә 3 тапкыр берәр аш кашыгы кабарга киңәш ителә.

Фото: floraprice.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас