Сәламәтлек
12 гыйнвар 2024, 10:32

Хәшәрәтләрдән ничек котылырга?

Бүген күпләрне организмнарында төрле суалчаннар булу мөмкинлеге борчый.

Хәшәрәтләрдән ничек котылырга?Хәшәрәтләрдән ничек котылырга?
Хәшәрәтләрдән ничек котылырга?

Бүген күпләрне организмнарында төрле суалчаннар булу мөмкинлеге борчый. Ләкин айлар-еллар үтә, ә алар кирәкле анализлар биреп бу борчудан котылырга яки дәваланырга форсат тапмыйлар...

   Бүген без сезнең игътибарга организмда булган хәшәрәтләрдән котылу өчен бер рецепт  бирергә булдык. Аның зыяны юк, ә файдасын күрми калмассыз.

   1 аш кашыгы вакланган әрвә (пол-пала) үләненә 1 стакан кайнап чыккан су коеп, су мунчасында 15 минут кайнатыгыз да, сөзегез.

   Төнәтмәне ашар алдыннан, көнгә ике тапкыр, җылы килеш эчегез. Өлкәннәргә – ярты стакан, балаларга чирек стакан эчәргә була. Шулай ике атна буена дәваланыгыз.

   10 көннән тагын да бер курс үтәргә киңәш ителә.  

Фото: PHIL CDC

                                                            Гөлара Арсланова әзерләде.       

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас