Сәламәтлек
12 гыйнвар 2024, 10:11

Грипп турында без ниләр беләбез?

“Берни белмибез, ләкин аннан куркабыз”,- дип җавап бирә бу сорауга күпләребез.

Грипп турында без ниләр беләбез?Грипп турында без ниләр беләбез?
Грипп турында без ниләр беләбез?

  “Берни белмибез, ләкин аннан куркабыз”,- дип җавап бирә бу сорауга күпләребез.

 “Русиядә берьюлы өч вирус тарала, шуңа да саклану чараларын күрегез”,- дип искәртә бүген безне табиблар. Хәер, быелгы гриппның аеруча катлаулы булачагын белгечләр күптән кисәтеп куйган иде инде...

   Француз теленнән грипп – басып, яулап алу дигән мәгънәне белдерә. Ул грипп вирусы китереп чыгарган сулау юлларының инфекцияле авыруы. Көчле вирус инфекцияле авырулар (ОРВИ) арасына керә. Бүгенге көндә гриппның 2000гә якын төре билгеле. Аңа каршы искәртү чарасы буларак көзен вакцинация үтәргә киңәш ителә.  

   Шуңа да вирус эләктермәү чараларын алдан күрик, дуслар. Әгәр инде чирли башлагансыз икән, эшкә йөрү турында онытып торыгыз: 3 көн урын-җир режимын саклау бик мөһим!

   Ел саен грипп эпидемиясе, гадәттә, елның салкын вакытында кабатлана һәм җир шарында яшәүче халыкның 15 процентын зарарлый. Дөньяда грипп авыруы белән 500 миллион кеше авырса, шуның 2 миллионы чамасы вафат була.

Фото: нобазит.рф

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас