Русиядә грипп, COVID-19 һәм кискен респиратор вируслы авырулар белән чирләү очраклары арткан. Бу хакта “Известия” Роспотребнадзор һәм Смородинцев исемендәге фәнни-тикшеренү институтына таянып хәбәр итә. Басма материалында авыручанлык дәрәҗәсе 10 мең кешегә 128,1 очрак туры килә диелгән, бу билгеләнгән нормадан 83 процентка артыграк.
Белгечләр Русиядә өчләтә вирус эпидемиясе башланды, ди.
Аларның мәгълүматы буенча, әле башлыча А гриппы (H3N2) тарала. Медиклар февраль-мартта авыручанлык дәрәҗәсе кимер, дип фаразлый.
Роспотребнадзорда аңлатуларынча, бер атна эчендә (18-24 декабрьдә) вируслар йоктыручанлык тагын 5 процентка арткан булган. Смородинцев исемендәге фәнни-тикшеренү институты авыручанлык ноябрь башыннан ук теркәлә, дип белдергән иде.
Сезнең танышларыгыз яисә үзегез чирләмисезме, дуслар? Хәбәрнең башисеме бигрәк куркыныч яңгырый кебек, ә бит уйлап караганда, ел саен көз һәм кыш мизгелләрендә барыбыз да булмаса да, күпләребез вируслар йоктыра. Шуңа куркырлык урын юктыр, дип өметләник.
Чыганак: lenta.ru