Сәламәтлек
4 гыйнвар 2024, 09:41

Җенси активлыкны ничек сакларга?

Немец табиблары киңәш итә...

Җенси активлыкны ничек сакларга?Җенси активлыкны ничек сакларга?
Җенси активлыкны ничек сакларга?

Немец табиблары киңәш итә.

   Картлык көнгә кадәр җенси активлыкны ничек сакларга дигән сорау бүген күпләрне борчый торгандыр. Ә бит нормаль җенси тормыш – яшь белән бәйле нәрсә түгел. Күп очракта аның  бозылуына хроник стресслар, тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр белән мавыгу сәбәпче була.

   Импотентлык яки фригидлыкның сәбәпләре бик сирәк кенә башка нәрсәләргә дә бәйле. “Әгәр кеше яхшы итеп тукланса, аракыны бик аз эчсә, яки аннан бөтенләй баш тартса, тәмәке тартмаса, тәненә кирәк кадәр ял бирсә, яхшы йокласа, актив тормыш белән яшәсә аның җенси проблемалары кул белән сыпырып алгандай юкка чыга”,- ди немец табиблары.

Фото: doctorpiter.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас