Яңа ел бәйрәменнән соң озакка сузылган яллар – ашказаны өчен зур сынау. Нәкъ менә бәйрәмнәрдән соң ашказаны-эчәк тракты, йөрәк-кан тамырлары авырулары кузгалу куркынычы арта, ди табиблар. Озакка сузылган ялларда ничек тукланырга, яңа ел төнендә нәрсәне ничек ашарга соң?
– Бәйрәмнәрдә кәеф шәп булсын өчен йокыны туйдыру кирәк. Шулай ук дөрес туклануга игътибар бирү сорала. Иң мөһиме – бернәрсәдә дә чама хисен онытмаска, артыгын ашамаска.
Шикәр диабеты, бавыр, ашказаны-эчәк тракты авырулары булган, диета каралган кешеләр озакка сузылган бәйрәм көннәрендә искәрмә ясарга тырышмасыннар. Бәйрәм хакына дөньяңны онытып ашау күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Ашказаны асты бизе ялкынсыну, моңа кадәр булган авыруларның көчәеп китүе бар.
Бәйрәм көннәрендә кунакка бару, кунак каршы алулар – гадәти хәл. Кунаклар киләсе көнне, йортның хуҗасы,гадәттә, көн буена әзерләнеп, тамагына ашарга вакыт тапмый. Әмма бу – организм өчен зыянлы.
– Озак ашамаганнан соң ач торган ашказаны шок кичерә. Шуңа да, кунак көткәндә дә, кунакка барасы көнне дә, иртәнге, төшке ашларны ашарга, ә табынга утырыр алдыннан бер стакан су эчеп, җиңелчә салат ашап кую файдалы.
Табиблар әйтүенчә, бәйрәм вакытында тазарудан куркып диетага утыру да нәтиҗәсез. Иң яхшысы – бәйрәмнәрдә актив ял итү, спорт белән шөгыльләнү, күбрәк чиста су эчү, күңелеңә рәхәтлек бирә торган шөгыль табу.
Фото: edimdoma.ru