Ничек кулланырга? Аңлатыбрак язабыз.
Чынла та, канәфер иммунитетны ныгыта. Аны дөрес итеп кулланырга
кирәк. Әйтик, 5–6 канәферне 1 стакан кайнар суга салып, бер сәгать төнәтеп, көн дәвамында җылы килеш эчәргә кирәк.
Канәферне вакыт-вакыт чәйнәп йөрү дә файдалы. Ул йоткылык өстенә кергән вирусларны юк итәргә булыша.
Көн саен 4 хөрмә җимеше ашау да иммунитетны һәм сөякләрне ныгыта, кан басымын көйли, ашкайнатуны яхшырта.
Шулай ук кандагы тимер күләмен арттыра, йөрәк эшчәнлеген көйли һәм аллергиядән котылырга ярдәм итә.
Ач килеш ашау паразитлардан котылырга ярдәм итә.
Фото: 9111.ru