Сәламәтлек
20 декабрь 2023, 11:15

"Яхшы"га бәяләгәннәр

health.bashkortostan.ruhealth.bashkortostan.ru
Фото:health.bashkortostan.ru

2023 елның гыйнварыннан ноябренә кадәр  Башкортстанда медицина эшчәнлеген лицензияләү процессы буенча «бик яхшы» бәя бирүче респондентларның өлеше артты. Сораштыру ведомство сайтында үткәрелде. Уңай бәяләмәләр өлеше 100% тәшкил итә, бу узган елның шул ук чоры күрсәткеченнән ике процент пунктына югарырак. 

- Сораштыру үткәргәндә 442 респондент БР Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина эшчәнлеген лицензияләү процессы өчен «бик яхшы» бәя бирде, ягъни барлык респондентлар лицензияләү белән канәгать иде, хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту буенча тәкъдимнәр килмәде, — дип сөйләде Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Лицензияләү бүлеге башлыгы Эльвира Таһаутдинова. Ул лицензиатларны сораштыруда активрак катнашырга чакырды. 

Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы Медицина эшчәнлеге буенча лицензия алу өчен һәрьяклап ярдәм күрсәтә. Бу максаттан лицензияләү буенча хезмәтләр алуда консультацияләр бирү һәм методик ярдәм күрсәтү буенча «Кайнар линия» эш урыны булдырылган. Лицензияләү турында барлык мәгълүмат БР Сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган. 

Чыганак: health.bashkortostan.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас