

Русиядә корвалол һәм валокордин сатун тыярга кирәк, дигән табиб-кардиолог, геронтолог һәм гериатр Юрий Конёв. Шул рәвешле белгеч РФ Иҗтимагый палатасы бастырып чыгарган “Демография 2030” докладына карата үз фикерен белдергән. Бу докладта составында 30 проценттан артык этил спирты булган аптека сыекчаларын алкогольне аерым сәгатьләрдә саткан кебек үк сатарга тәкъдим ителә.
Конёв сүзләренчә, корвалол һәм валокордин аерым очракларда сәламәтлеккә зыян итәргә мөмкин. Бу матдәләрнең нигезен йоклата торган һәм седатив (тынычландыручы) дарулар тәшкил итә, алар йөрәкнең кан тамырларына бернинди йогынты ясамый, ди табиб. Конёв мондый препаратларны йөрәк өянәкләре вакытында кабул итү хәтта хәвефле дип саный. “Аларны эчкән кеше тынычлана, авырту басылгандай тоела, ә процесс дәвам итә һәм бу фаҗигагә китерергә мөмкин”, – ди белгеч.
Табиб шуны да өсти: корвалол белән валокординны күпләр йөрәк авырулары вакытында файдалы дип исәпләсә дә, рәсми рәвештә алар йөрәк дарулары дип саналмый.
Чыганак: lenta.ru