Сәламәтлек
19 декабрь 2023, 13:12

Йокы туймау симертәме, әллә юкмы?

JACC медицина журналында күптән түгел бик кызыклы тикшеренүләрнең нәтиҗәләре басылып чыккан. Ул да булса, йокы туймау һәм симерүнең үзара бәйләнеше барлыгы хакында.

Йокы туймау симертәме, әллә юкмы?Йокы туймау симертәме, әллә юкмы?
Йокы туймау симертәме, әллә юкмы?

   JACC медицина журналында күптән түгел бик кызыклы тикшеренүләрнең нәтиҗәләре басылып чыккан. Ул да булса, йокы туймау һәм симерүнең үзара бәйләнеше барлыгы хакында.

   Тикшерүләрдә 19-39 яшьләрдәге 12шәр кешедән торган ике төркем катнашкан. Пациентларны 21 тәүлеккә дәваханәгә урнаштырып, бер төркемдәгеләргә тәүлегенә 4-5 сәгать кенә, ә икенче төркемгә 9 сәгать чамасы йоклау мөмкинлеге бирелгән. Шул ук вакытта төркемнәрдәгеләр өчен ашау мөмкинлеген чикләмәгәннәр.

   Экспериментта катнашучыларның ни күләмдә ашавын, кулланылган калорияләрен, май тукымасы күләмен һәм аның бүленешен, шулай ук энергия сарыф ителү дәрәҗәсен контрольдә тотканнар.

   Нәтиҗәдә, шул билгеле булган: аз йоклаган кешеләр күбрәк ашаганнар, шулай итеп артык калорияләр җыйганнар. Ләкин, энергияләре сарыф ителмәү сәбәпле, 21 көн эчендә шактый авырлык җыярга өлгергәннәр.

   Йокысы туйганчы йоклаучылар исә артык ризык куллану белән мавыкмаган, аларның гәүдә авырлыгында да сизелерлек үзгәрешләр күзәтелмәгән.

Фото: rg.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас